Хөрмәтле укытучы-психологлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – психологлар көне белән котлыйм!
Бүгенге чор сезгә аерым таләпләр куя. Замана тиз үзгәрә һәм шуның белән, балаларыбыз һәм яшьләрнең психик сәламәтлегенә куркынычлар һәм яңа чакырулар тудыра.
Нәкъ менә укытучы -психолог, укытучылар ата-аналар белән берлектә, һәр баланың шәхес буларак үсеше һәм формалашуы, иҗади потенциалын ачу өчен имин һәм уңайлы мохит тудыра.
Белем бирү процессларын психологик яктан тәэмин итү илкүләм үсеш стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Сезнең көндәлек эшегез- белем бирү процессында катнашучы укучылар, студентлар, укытучылар һәм ата-аналар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән. Сезнең хезмәтегез ярдәмендә безнең уку йортлары кризислар һәм стресслы ситуацияләрне җиңә алу сәләте үсә торган киңлекләргә әверелә.
Сезгә, җәмгыятькә намуслы хезмәт итүегез, һөнәри компетенцияләрегезне даими камилләштерүегез һәм һәр бала язмышына битараф булмавыгыз өчен, тирән рәхмәтемне белдерергә рөхсәт итегез.
Сезгә илһам, озын гомер, иминлек һәм бәхет телим.
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры
И.Г.Һадиуллин