Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов "Комсомольская правда" сорауларына Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен махсус җавап бирде

2023 елның 11 марты, шимбә

-Россия Президенты Владимир Путин яңа төбәкләрне илнең мәгариф өлкәсенә интеграцияләү турындагы канунга кул куйды. Бу юнәлештә нинди эш алып барыла? Аерым төбәкләрдә: ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә нинди дә булса  нәтиҗәләр турында сөйләп буламы?

- Иң мөһим нәтиҗә - фронт линиясен киткән җирдә  яңадан мәгариф системасы эшли башлады, менә чын мәгънәсендә әһәмиятле нәрсә. Укытучылар дәрескә кире кайттылар, алар рус телендә укудан курыкмыйлар. Балаларга яңадан дәреслекләр бирелә башлады,  азат ителгәннән соң бөтен җирдә табылган пропагандистик Украина брошюралары түгел, ә дәреслекләр, чын дәреслекләр. Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, түгәрәкләренең торышы турында озак сөйләргә була. Әгәр Луганск һәм Донецк Халык республикаларында коллегаларыбыз әкренләп безнең дәрәҗәгә тартылса, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә объектларның торышын  һәм аларның матди ягы хафалырак әле. Директор үзе дә, педагоглар да безгә бу турыда күп сөйләделәр. Шуңа күрә мәгариф системасын торгызу буенча барлык планнар бездә шулай тиз кабул ителде һәм шуңа күрә без шунда ук инфраструктурага тотындык . Төзелеш министрлыгы белән 500 мәктәптә ремонт-торгызу эшләре уздырдык. Компьютер сыйныфларын җиһазландырдылар, спорт җиһазлары һәм мәктәп җиһазлары, яңа әдәбият, пособиеләр, карталар һәм башка материаллар белән тәэмин иттек.

500 гә якын мәктәп автобусы җибәрелде. Мәктәп туклануы мәсьәләсен хәл иттек. 1-4 нче сыйныфларда  укучы 100 меңнән артык бала  кайнар ризык ашый.  Быел җәй педагогларның һәм идарәчеләрнең квалификациясен күтәрүне дәвам итәчәкбез.

- Сез һәр төбәктә булдыгыз. Сезне нәрсә тәэсирләндерде, ә нәрсә аптырашта калдырды? Бәлки, ниндидер очрашулар сезгә аеруча истә калгандыр?

- Барыннан да бигрәк, мөгаен, укытучылар белән беренче очрашулар истә калгандыр, шулай ук Донбассның төрле почмакларыннан  "Университет сменалары" на килгән балалар. 

- Яңа территорияләрдә мәктәпләрнең торышын сез ничек бәяләр идегез? Мәгариф учреждениеләрендә булуыгыздан алган тәэсирләрегез турында сөйләгез әле - барыннан да бигрәк нәрсә гаҗәпләндерде?

-Мин азат ителгән территорияләрдә күп шәһәрләрне йөреп чыктым, дәреслекләрне карадым... Киев режимының  мәгариф системасына карата  нинди бурычлары булган? Беренчесе - Россиягә каршы пропаганда, ике тугандаш халыкны капма-каршы кую (бу зур фаҗига). Һәм икенчесе - асылда белемнәр түгел, ә эшче көчләр формалашуы. Ягъни Украина мәктәпләрендә математика, фундаменталь физика, химия булмаган.

Аерым мәктәпләргә килгәндә, минем өчен укытучыларның, мәктәп укучыларының, студентларның , барысы да безнең белән кызыксынуын күрү мөһим иде. Бәлки,  ниндидер этапта сагаеп караганнардыр. Ләкин ачык иделәр, хәтта ниндидер көнкүреш мәсьәләләрендә дә ярдәм итәргә тырыштылар. Һәм шуның ярдәмендә бик тиз хәрәкәтләнүләр булды. 

Иң мөһиме - педагогларга хөрмәт

- Бу ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләрендә нинди зур чаралар планлаштырылган?

- Илебез президенты игълан иткән педагог һәм остаз елы, бу чара гына түгел. Бу - педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча зур эш. Бездә бөтен ил буенча 2 миллионнан артык педагогик хезмәткәр бар. Ягъни чаралар масштабы чыннан да зур.

 Ил буенча 200дән артык зур чара узачак. Хезмәттәшләребезне, һичшиксез, Мәскәү халыкара мәгариф салонында, Сыйныф җитәкчеләре форумында, традицион Зур мөгаллим атнасында, предметлар буенча Бөтенроссия форумнарында катнашырга чакырабыз. Һәм, әлбәттә, без педагог һәм остаз елы яңа регионнарда да кызык узсын өчен барысын да эшләячәкбез. Әлбәттә, бу хакта җирле хакимият белән фикер алышырбыз. 

Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәсенә федераль бюджет акчалары хисабыннан  4 811 079 дәреслек,  999 компьютер классы, 744 комплект күрсәтмә әсбаплар (карталар, таблицалар, галимнәр портретлары һәм башка материаллар), 834 дәүләт символикасы комплекты, 14 737 берәмлек спорт җиһазлары , 25 787 берәмлек мәктәп җиһазлары, 494 мәктәп автобусы, ашханә һәм азык-төлек блоклары өчен җиһазлар алынган. 1 - 4 нче сыйныфларда укучы 100 920 бала  кайнар аш белән тәэмин ителгән. 

«Университет профильле белем бирү сменалары» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, шуның нәтиҗәсендә 14-18 яшьлек 15 664 бала Россия мәдәнияте белән танышты, илебез тарихи һәйкәлләрен карады.  Шулай ук Россия Федерациясенең яңа субъектларыннан 1079 бала «Артек» Халыкара балалар үзәге», «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге һәм «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениеләрендә ял итте.

Уку елына әзерлек кысаларында 311 291 укучының  ата-аналары (законлы вәкилләре)бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум акча алган.

20 397 педагог һәм җитәкче хезмәткәр квалификацияләрен күтәрү курслары үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International