Булачак стоматолог яңа теш щеткасын уйлап тапкан. "Минем стартап – бу һәрьяклап теш чистарту өчен мануаль теш щеткалары. Алар ике яктан кыл белән. Бер яктан кабарынкы формадагы кыл, икенче яктан - бөгелгән. Мондый щеткалар Россиядә юк ", - дип сөйләде проект авторы, КГМУның 5 курс студенты, булачак стоматолог Алинә Нигъмәтуллина.КГМУ студенты аңлатканча, гадәти щетка - туры яки бөгелгән, эчке ягыннан тешләрне чистартып булмый, ул теш рәте формасына туры килми. Уйлап табуга патент бар, алга таба Алинә сынау партиясен чыгару өчен җитештерүче завод эзли. Аннан нәтиҗәлелекне исбатлау өчен клиник тикшеренүләр барачак. Кыз инструкция әзерли. Шуннан соң заводта зур партияләр ясарга мөмкин булачак.
Университетта тәҗрибә үрнәкләре булдырганнар. Кайберләрен 3D-принтерга басканнар, икенчеләре сәнәгать щеткаларын тоташтырып үз куллары белән ясаганнар. Идеалда яңа щетка башы дугасыман булырга тиеш.
Күптән түгел “Студентлар стартабы” Бөтенроссия конкурсында җиңгән Татарстан студентлары проектлары күргәзмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Катнашучылар арасында КДМУ студентлары да бар иде.
«Алар төрле юнәлешләр буенча проектлар эшли: катализаторлар, медицина проектлары һәм башкалар . Нәрсәдер үзгәртергә теләгән кешеләр бар, киләчәк алар артында. Актив хезмәттәшлек итәргә кирәк, бигрәк тә моңа предприятиеләрнең игътибарын юнәлтәсе килә», - диде республика җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Россиядә «Студентлар стартабы» программасы старт алды. Конкурсны оештыручылар: Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Инновацияләргә ярдәм фонды. Мең ярымнан артык студент үз бизнесын үстерү өчен 1 млн сум грант алды. Татарстан хәзер Мәскәүдән соң студентлар стартаплары саны буенча икенче урында.
Казан дәүләт медицина университеты 18 гариза биргән, биш кеше җиңгән һәм үз уйлап табуларын үстерүгә миллион откан.