Буада "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасының дивизиональ этабы узды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

22-23 ноябрьдә Буа районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.

Малайлар уеннары Буаның «Импульс» спорт комплексында, кызлар уеннары «Юность» спорт мәктәбендә үткәрелде.

Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категорияле хөкемдар.

«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International