Татарстан кадетлары “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» дигән Ватанны яклау һәм куркынычсызлык нигезләре буенча олимпиадада катнашты

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

21-24 ноябрь көннәрендә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" дип аталган Ватанны яклау һәм куркынычсызлык нигезләре буенча олимпиада узды.

Анда катнашучылар - Казаннан, Чаллыдан, шулай ук республиканың 11 муниципаль районыннан 7-11 сыйныф укучылары. Алар барысы да "кадет мәктәбе" һәм "кадет мәктәп-интернаты" булган оешмаларда белем ала.

Теоретик белемнәрдән тыш, балалар үзләренең осталыкларын практик турда күрсәттеләр.

Катнашучыларның эшен төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары һәм Россиянең һәм Татарстанның мактаулы исемнәренә лаек укутучылар бәяләде.

Җиңүчеләрне һәм призёрларны әзерләгән укытучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International