“Без укытучыларны якларга тиеш”: мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларның, ата-аналарның һәм “РГ” журналистларының иң кискен сорауларына җавап бирде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Яңа төбәкләрдә БДИны ничек тапшырачаклар? Укучылар һәм укытучылар  яңа тарих дәреслеген  кулларына кайчан ала алачак? Педагог статусы турында закон проекты нигә кирәк? Редакциядә укытучылар, ата-аналар һәм "РГ" журналистларының иң кискен сорауларына Россия мәгариф министры Сергей Кравцов җавап бирде. Кыскача шул турыда.

Сергей Кравцов: 2022 елның беренче сентябрендә яңа төбәкләрдә 1300 гә якын мәктәп ачылды. Мәктәпләр дәреслекләр белән тәэмин ителгән, без 20 меңнән артык укытучының квалификациясен күтәрдек, мәктәпләрне ремонтладык. Менә нәрсә турында әйтәсе килә. Уку елы алдыннан мин Мелитопольдә булдым, укытучылар белән очраштым. Миңа 1 сентябрьдә мәктәпләргә эшкә 300-400 укытучы чыгачак, диделәр. Ә  эшкә 3 меңнән артык педогог чыкты!

Шул ук вакытта ЛХР һәм ДХР мәктәпләре Россия стандартлары буенча эшләде инде, безнең дәреслекләр буенча укыттылар  һәм белем дәрәҗәсе анда начар түгел. Херсон  һәм Запорожье өлкәләренә кыенрак, анда проблемалар булды. Без анда Рособрнадзор белән бергә узган елның сентябрендә булдык. Анда балаларны укытмаганнар.  Алар укыган программалар  чит ил компанияләре акчаларына төзелгән. Россиягә каршы пропаганда - тарих дәреслекләрендә генә түгел, ә география дәреслекләрендә дә бар. Бернинди фундаменталь белемнәер юк. Балалар биологияне дә, химияне дә белмиләр... Безнең яңа регионнардан педагогларның квалификациясен күтәрүнең ике төп үзәге бар.

Күптән түгел мәктәптә видеоны төшерүне тыю тәкъдиме яңгырады. укытучыны куркыныч астына куюдан  яклау, кызганычка каршы,  андый хәлләр дә очрый. Икенче яктан, әгәр укытучы үз вәкаләтләреннән арттырып җибәрсә?  Алтын урталыкны ничек табарга?

Сергей Кравцов: Мәсьәлә бер генә яклы генә түгел. Без сыйныфта нәрсәнедер сиздермичә генә төшерү мөмкинлеге булмаган заманда  укыдык. Әмма ул вакытта, мәгариф системасында, тәрбия башка дәрәҗәдә дә булган, ышаныч та, укытучыга тиешле ихтирам да булган. Әгәр бүген бәхәсле вәзгыять туа икән, әлбәттә, мәктәп директоры, тәрбия эше буенча урынбасары  кушылырга тиеш. Әгәр вәкаләтләрне арттыру бара икән, тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк. Ләкин әгәр укытучыга махсус басым барса, без укытучыны якларга һәм ярдәм итәргә тиеш. Минемчә, бу мәсьәләдә  психологлар белән дә, хокук саклау структуралары белән дә җитди фикер алышырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International