Минзәләнең ятим балалар һәм балалар өчен интернат-мәктәбе “Доброшкола” бөтенроссия конкурсы лауреаты

2024 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрьдә Коррекцион педагогика институтында «Доброшкола-2024» VI Бөтенроссия конкурсында һәм аерым гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның һөнәри осталыгы буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чара «2024 елда сәламәтлеге чикле булган укучыларга белем алуга ярдәм итүгә юнәлтелгән «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары» VI Бөтенроссия конференциясе кысасында узды.

Катнашучыларны Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары А.В. Бугаев сәламләде.

«Доброшкола-2024» VI Бөтенроссия конкурсы өч номинациядә үткәрелде. Анда Россия Федерациясенең 18 субъектыннан 124 коррекцион мәктәп катнашты. «Лучший кабинет для коррекционно-развивающих занятий» номинациясендә Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернаты лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International