Педагог һәм остаз елында Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче мәктәп базасында медицина юнәлешендә 2 сыйныф ачылачак. Менделеевск районы мәгариф идарәсе инициативасы белән дәресләр сигезенче сыйныф укучылары өчен 1 сентябрьдән башланачак, дип сөйләделәр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.
Әлеге сыйныфларда дәресләрне Чаллы медицина көллияте, Казан дәүләт медицина университеты укытучылары һәм Менделеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре алып барачак.
Әлеге сыйныфлар Чаллы көллияте һәм Үзәк район хастаханәсе җиһазлары белән комплектлана. Шулай ук ата-аналар белән килештереп махсус белем бирү программасы эшләнәчәк.
Хәзерге вакытта сыйныфларны комплектлау бара. Сигезенче сыйныф укучыларының ата-аналары белем алуга гариза бирә ала.