Казан студенты Россияне стандартлар буенча XVIII Халыкара яшьләр олимпиадасында тәкъдим итәчәк

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Түбән Новгородта стандартлар буенча яшьләр олимпиадасының финал этабы тәмамланды, анда Россиянең 18 төбәгеннән 34 катнашучы җыелган иде. Татарстаннан Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә буенча МЦК-Казан техникумы студентлары Латифа Гыйләҗева һәм Данил Буртов катнашты.

Катнашучыларга ике бирем - шәхси язма һәм команда эше, шулай ук жюрига яңа халыкара стандартлар проектларын тәкъдим итәргә кирәк иде, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте. Данил Буртов интеллектуаль ярышта беренче урынны алды. Ул Россияне Көньяк Кореядә үтәчәк олимпиадада тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International