Быел «Салатлар конструкторы» эксперименты кысаларында Казанның мәктәп яны лагерьларында балалар салатлар өчен ингредиентларны үзләре сайлый алачак.Тәҗрибә уңышлы булса, яңалыкны 1 сентябрьдән мәктәпләрдә дә кертәчәкләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
«Без берничә тапкыр укучыларны яшелчәләр белән эш итәргә өйрәтергә кирәклеге турында сөйләштек. Шуңа күрә мәктәп яны лагерьлары кысаларында без "Салатлар конструкторы" экспериментын үткәрергә булдык, - дип билгеләде спикер.
Мәсәлән, эксперимент кысаларында укучыларга яшелчәләр тәкъдим итәчәкләр - помидор, кыяр һәм кәбестә, шулай ук өстәмә ингредиентлар - фасоль, сохари, май һәм башкалар. Алар салатны үзләре ясаячак. Салкын кабымлыклар өчен компонентлар ассортименты көн саен үзгәрәчәк. Шулай ук балалар ике төр эчемлек, чәй яки кофе / компот сайлый алачак.