Чит ил делегацияләре Казанда "Бала-Сити" полилингваль балалар бакчалары челтәренә барачак, анда тәрбияләнүчеләр татар, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә. Шулай ук алар 187 нче «Ритм» күппрофильле лицее һәм «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы эше белән танышачак. Әлеге уку йортлары дөньяның иң алдынгы белем бирү практикалары нигезендә югары сыйфатлы белем бирә.
Моннан тыш, чит ил кунаклары Казан мәгълүмат технологияләре техникумында булачак, ул элемтә һәм югары технологияләр тармаклары өчен кадрлар әзерли. Бу уку йорты «Яшь профессионаллар» ярышларында катнашучыларны әзерләү мәйданчыгы Төбәкара компетенцияләр үзәге булып тора.