«Безгә тәҗрибә алмашу мөһим»: Казанда мәгариф министрлары нәрсәгә өйрәнәчәкләр

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Безнең мәгариф системасы казанышларын бүген Казанда ачылачак  «Формируя будущее» дигән Халыкара форумында 30 га якын чит ил кунакларына тәкъдим итәчәкләр.

Мәгариф министрларының халыкара форумы Казанда беренче тапкыр 7-9 июньдә узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан оештырылды. Форумның эшлекле программасын уздыру мәйданчыгы итеп «Б. Рәмиев исемендәге IТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк сайланды.

Форум барышында илебез мәгариф системасының уңышлары күрсәтеләчәк, чит ил җитәкчеләренә Россиянең алдынгы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк, ул мәгариф мохите үсешенең актуаль мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Форумда катнашучылар икътисадны үстерүдә белем бирүнең роле, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, чит илләрдә рус теленә өйрәтү турында сөйләшәчәкләр. Моннан тыш, төрле илләр вәкилләре мәгариф системасын үстерү тәҗрибәсе белән алмаша һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыта алачак.

Форумга Казанда чит илләрнең 20 мәгариф министры, шул исәптән Кубадан, Венесуэладан, Конго, Мьянма, Зимбабве, Пакистан, Катар һәм Әфганстаннан килүчеләр һәм  тагын  сигез ил вәкиле онлайн-форматта катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International