Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 2010 елдан башлап мәгариф тармагы бюджеты җиде тапкыр диярлек артты

2023 елның 9 июне, җомга

Татарстанда 2010 елдан бирле мәгариф тармагының бюджеты җиде тапкыр диярлек арткан һәм 120 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов Казанда  мәгариф министрларының халыкара форумында хәбәр итте.

«Бу шактый зур акчалар, без аларны шул исәптән мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә, мәгариф оешмаларын ремонтлауга, аларны җиһазлар белән тәэмин итүгә, тармак программаларын гамәлгә ашыруга, кадрлар әзерләү системасын камилләштерүгә тотабыз», - диде республика җитәкчесе.

Мәгариф чыгымнары - дәүләтнең социаль бурычы гына түгел, бу киләчәккә югары нәтиҗәле инвестицияләр, дип ышана ул.Миңнеханов сүзләренчә, Россия мәгарифенең аерылгысыз өлеше булып тарихи һәм рухи мирасны саклау, традицион кыйммәтләр формалаштыру, күпмилләтле һәм күпконфессияле тынычлык һәм татулык тора.

Республикада шулай ук халыкара рейтингларда югары позициядә торган 45 югары уку йорты эшли. 143 мең студент барлык белгечлекләр буенча югары квалификацияле әзерлек ала, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International