Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәктәп белеме мәсьәләләре буенча оешманың генераль директоры белән очрашты

2023 елның 9 июне, җомга

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәктәп белеме мәсьәләләре буенча оешма генераль директоры Мөхәммәд Әл-Касыйм белән очрашты. Очрашу «Формируя будущее»мәгариф министрларының «Формируя будущее» Халыкара форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Ул БГӘ делегациясенең «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында даими катнашуын искәртте һәм илнең багланышлар үсеше өчен иң кызыклы партнерларның берсе, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә, дип өстәде.Рөстәм Миңнеханов WorldSkills хәрәкәтенә аерым тукталды, 2017 елда, чемпионат Абу-Дабида үткәндә , Татарстан чит тәҗрибәне өйрәнергә һәм шул исәптән Казанда вакыйгаларны оештыру өчен дә кулланырга мөмкинлек булуын билгеләп үтте.

Мөхәммәд Әл-Касем форумны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, шулай ук республиканың мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International