Ләйлә Фазлыева: Өч ел эчендә Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелгән

2023 елның 10 июне, шимбә

Соңгы өч елда Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелгән, ә быел тагын 11 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзелә. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Казанда «Формируя будущее»мәгариф министрларының халыкара форумында хәбәр итте.Өч ел эчендә республикада 955 мәгариф , 542 мәктәпкәчә оешма һәм 363 азык-төлек блогы ремонтланды, дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, бу чорда «Адымнар» алты полилингваль белем бирү комплексы төзелде. «Бу безнең республика горурлыгы. Без үз алдыбызга туган телен һәм мәдәниятен кадерләп саклаучы һәм шул ук вакытта төрле телләрне яхшы белүче кешеләрне тәрбияләү бурычын куйдык», - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International