Ул башка илләрдән килгән хезмәттәшләренә мәктәп һәм урта һөнәри белем бирүне үстерү, тәрбия һәм балалар ялын оештыру, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
Ул ассызыклаганча, мондый вәкиллекле форум күп кырлы дөньякүләм белем бирү киңлегенең картинасын ачык күрсәтә. Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, һәр ил үзенең уникаль тәҗрибәсенә ия . Мәгариф министры чит ил коллегалары белән балаларның белем бирү сыйфатын бәяләү чараларын үткәрү технологияләре белән уртаклашырга әзер булуын белдерде. Мисал итеп, ул бердәм дәүләт имтиханын китерде. Ул шулай ук Россиянең халыкара фән олимпиадаларына мәктәп командаларын әзерләүдә ярдәм итәргә әзер булуын өстәде.
Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, Россиядә өстәмә белем үсә, мәктәпләрдә спорт клублары, театрлар, музейлар ачыла, уку йортларында тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре эшли.
Мәгариф министры Россиянең балалар ялын оештыруда башка илләр белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе, шулай ук 34 Россия педагогия университетының дустанә илләр вузлары белән үзара хезмәттәшлеге турында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, Россия Мәгариф министрлыгы "Россия укытучысы чит илдә" проектын киңәйтергә һәм рус теле укытучыларын әлеге проектны гамәлгә ашыру белән кызыксынган илләргә җибәрергә әзер. Әйтик, инде 2023/24 уку елында проектка Кытай, Венесуэла, Куба һәм Мисыр мәктәпләре дә кушылачак.
Сергей Кравцов сүзләренчә, күп кенә илләрдә илкүләм һәм Россия мәгариф стандартлары буенча эшләүче мәктәпләр ачыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Төрекмәнстанда, Таҗикстанда һәм башка илләрдә мәктәпләр ачылды инде.