Татарстанның барлык мәктәпләре һәм көллиятләре финанс белеме буенча онлайн-дәресләрнең язгы сессиясендә катнашты

2023 елның 10 июне, шимбә

Республикада 6 меңнән артык шундый дәрес узды, аларда мәктәп  укучылары, көллият, училище һәм техникум студентлары- барлыгы 100 меңнән артык  кеше катнашты.

Дәресләрдә укучылар грамоталы финанс тәртибе нигезләрен өйрәнделәр, төрле финанс продуктлары һәм хезмәт күрсәтүләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар һәм алдакчыларга каршы торырга өйрәнделәр.

Россия Банкы финанс белеме буенча онлайн-дәресләрне 2015 елдан бирле үткәрә. Дәресләр интерактив форматта уза һәм укучыларга туры эфирда финанс базары белгечләренә сораулар бирергә һәм квалификацияле җаваплар алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International