«Россия ел укытучысы - 2023» Бөтенроссия конкурсы финалистлары билгеләнде: алар илнең барлык төбәкләреннән 89 педагог һәм «Россия Тышкы эшләр министрлыгының чит ил мәктәпләре елы укытучысы» конкурсында җиңүче. Финалга чыгучылар арасына төрле стажлы белгечләр бар: 50 катнашучының ул ун елдан кимрәк, ә дүрт кешенең 30 елдан артык.
30 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Е.М. Примаков исемендәге гимназиясендә, тантаналы чарада 15 лауреат игълан ителәчәк.
1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр ярышларның икенче туры узачак. 15 лауреат жюри әгъзаларына авторлык мастер-класслары күрсәтәчәкләр, “Ел укытучысына сорау” матбугат конференциясендә катнашачаклар, “Укытучыга сүз” лекциясе белән чыгыш ясаячаклар.
3 октябрьдә Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә конкурсның йомгаклау этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.
Конкурснның барлык сынау йомгаклары буенча 5 октябрьдә 2023 елгы бәйгенең дүрт призеры һәм җиңүчесенең исемнәре игълан ителәчәк. «Россия ел укытучысы - 2023» бөтенроссия конкурсы призерлары 500 мең сум күләмендә премия алачак, ә җиңүчегә 1 млн сум тапшырылачак.
2023 елның 5 октябрендә, Укытучылар көнендә, Дәүләт Кремль сараенда җиңүчегә конкурсның төп бүләге - "Зур бәллүр пеликан" тапшырылачак.