Татарстанда 4,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы биология һәм чит телләр буенча БДИ тапшыра

2023 елның 13 июне, сишәмбе

13 июньдә биология, чит телләр (язма өлеш) буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.Имтихан үткәрү пунктында 2 439 педагогик хезмәткәр катнаша. 441 аудиториядә имтихан үткәрү пункты онлайн-видеокүзәтү оештырылган. ППЭ да "Интернет" челтәре буенча имтихан материалларын алу технологияләре, аудиториядә контроль-үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру һәм бланкларны сканерлау технологияләре кулланыла.

Барлыгы 4 540 катнашучы гариза биргән. Шул исәптән биологияне 2 565 катнашучы тапшырачак, инглиз телен - 1 946 , немец телен - 14 катнашучы, француз телен - 14 катнашучы, кытай телен - 1 катнашучы тапшырачак.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.

Биология буенча БДИ нәтиҗәләрен имтиханнарда катнашучылар 28 июньнән дә соңга калмыйча, чит телләр буенча - 4 июльдә, телдән имтиханны да исәпкә алып.

 Кабат имтиханнарга сәламәтлеге  буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган катнашучылар, шулай ук имтиханны җитди сәбәп буенча, документаль раслаган катнашучылар кертелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International