Россия укучылары БДИның беренче нәтиҗәләрен белде, ә бу барлык төбәкләрдә дә апелляция комиссияләре үз эшләрен башлап җибәрә дигән сүз.
Әгәр дә катнашучы куелган баллар белән килешмәсә, ул баллар игълан ителгәннән соң ике көн эчендә апелляциягә бирә ала. Карау срогы - дүрт эш көне.
Апелляциядә каралгач куелган балларның арту ягына да, кимү ягына да үзгәрергә мөмкин булуын истә тоту мөһим.