12 июньдә Татарстанның студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры старт алды.
Әлеге вакыйга уңаеннан «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янындагы мәйданчыкта тантаналы чара үткәрелде, анда республика студентлар отрядларының меңнән артык вәкиле җәйге хезмәт юлламалары алды. Россия көненә багышланган бәйрәмдә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, шулай ук хәрәкәт ветераннары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Штаб җитәкчеләре мөхтәрәм кунакларга җәйге сезонга әзерлек турында рапорт тапшырдылар һәм хезмәт объектларында эшләү өчен озак көтелгән юлламалар алдылар. Аерым уңышларга ирешкән студент отрядларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.