Россия Мәгариф министрлыгы педагогик югары уку йортларына киләсе уку елына "Чит тел буларак рус теле" профиленә керү өчен бюджет урыннары санын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ведомство министры урынбасары Денис Грибов белдерде.Үз тәкъдимен ведомство министры урынбасары Денис Грибов нәкъ менә әлеге педагогик белгечлек юнәлеше популярлыгы арту һәм дөньяның кайбер илләрендә рус телендә белем бирүнең яңа үзәкләре ачылу белән дәлилләде.
Әйтик, 2023 елда Россия Мәгариф министрлыгы 14 педагогик югары уку йорты белән берлектә Африканың 28 илендә рус телендә белем бирү үзәкләре ачарга планлаштыра. БДБ илләрендә яңа рус мәктәпләре төзелә яки төзелде. Мәсәлән, Таҗикстанда 1 200 укучыга биш мәктәп төзелгән инде, Кыргызстанда тугыз уртак мәктәп төзү турында килешү имзаланган, Әрмәнстанда дүрт мәктәп төзү турында сөйләшүләр алып барыла.