Буа ветеринария техникумы ремонттан соң 30 августта ачылачак

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Буа районы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, уку учреждениесендә ремонт быелның мартында башланган. Республика бюджетыннан 73 млн сум акча бүленгән. Бүгенге көндә эшләр 68%ка үтәлгән.

Район башлыгы Ранис Камартдинов атна саен төзүчеләр белән берлектә районда төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын тикшерә, подрядчылар белән агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыша. Бу атнада, Буа ветеринария техникумыннан тыш, алар булачак Яшьләр үзәгендә һәм район Мәдәният йортында булдылар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Буада киберзалы булган  "Мирас" яшьләр үзәге ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International