29 майдан 20 июньгә кадәр Алабугада, Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында "Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында "Инженерлык эшчәнлегендә цифрлы технологияләр" курслары уза, алар Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән килгән "Университетская" мәктәбе укучылары өчен оештырыла.
Курсны узганнан соң, укучылар төрле техник объектлар төзи һәм проектлый алачак. "Инженерлык эшчәнлегендә цифрлы технологияләр" курсы укучыларга заманча инженерлык эшчәнлегендә кулланыла торган заманча методларны һәм технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк.
К.А. Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты" КФУның Алабуга институты базасында ачылды.