Татарстанда бүген аерым фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын 21 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы тапшыра

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

ОГЭ да 9 сыйныфны тәмамлаган 21 281 кеше катнашачак. Шуларның физика буенча - 406, география буенча - 9 522, әдәбият буенча - 567, информатика һәм ИКТ буенча - 10 786, шул исәптән - 35 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утыртукаралган, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

Әдәбият, физика, информатика һәм ИКТ (КОГЭ), география буенча 139 ПЭ уздырыла, шуларның 8 е медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

Имтиханны ГВЭ формасында 3 укучы тапшыра (шулардан информатика һәм ИКТ буенча - 2, география буенча - 1). Имтиханнар 3 ПЭ да уздырыла, шуларның 2 се медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.

ППЭ аудиторияләрендә офлайн-видеокүзәтү оештырыла.

Барлык имтиханнарны  да  100 иҗтимагый күзәтүче караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International