Сергей Кравцов А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан аның хөрмәтенә аталган мәктәпләр форумын үткәрергә тәкъдим итте

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов эш сәфәре белән Әрмәнстанда булды. Ул "Фән, мәгариф һәм җитештерү интеграциясе - икътисадны модернизацияләү драйверы" әрмән-россия фәнни-мәгариф форумында катнашты. Форумның  көн тәртибендә - белем бирүнең барлык дәрәҗәләре, гамәли һәм фундаменталь фән һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре.Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, форум һөнәри алмашу өчен мөмкинлекләр тудыра. Аерым алганда, ул Россия мәгариф системасы өчен аларның  проекты кызыклы булырга мөмкин диде.

Эш сәфәре кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы А.С. Пушкин исемендәге 8 нче ереван мәктәбен карады, анда ул рус телендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру белән танышты. Ул уку йорты директоры Наталья Степанян, укытучылар, мәктәп укучылары белән очрашты. Сергей Кравцовка мәктәп тарихы, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International