РФ Президенты Владимир Путин педагогларның мәктәпләрдә балаларга беренче медицина ярдәме күрсәтү хокукы турындагы канунга кул куйды. Укытучылар ашыгыч ярдәм килеп җиткәнчегә кадәр мондый гамәлләргә рәсми рәвештә хокук алачак, тиешле квалификациясе булган очракта, дип ассызыклады Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Алена Аршинова.
Моннан тыш, балигъ булмаган балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кертү тәртибе дә карала. Ата-аналарның мәктәп хезмәткәрләренә баланың сәламәтлеге торышы турында, әгәр аны укыту өчен аерым шартлар таләп ителсә, хәбәр итү бурычы куела. Укучыларны профилактик медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча бирелгән медицина оешмасы белешмәләре нигезендә мәктәпләрдә физик культура белән шөгыльләнүгә кертү тәртибе билгеләнә.