2023 елда граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Конкурсның операторы «Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы.  Грантны  20 юнәлештә бирергә була. Конкурсның гомуми грант фонды 106,6 млн сум тәшкил итә.

Конкурста катнашуга гаризалар,2023 елның  9 июньнән 23 июленә кадәр “Грант конкурсы” автомат мәгълүмат системасы аша электрон формада тапшырыла. Һәр коммерцияле булмаган  оешма проект белән бер генә гариза  бирә ала, грант суммасы - 3 млн сумнан да артык түгел.

Катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән https://грантытатарстан.рф сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Грант ооператоры контакты: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур. 15, п.223, электрон адрес: rrc@nkort.ru, 8 (987) 262-40-68 (Мирсаяпова Гүзәл Рәфис кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International