«Болгар-Туган Тел» X төбәкара форумы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

"Болгар-Туган тел"форумы  ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Сәләт" яшьләр үзәге, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды һәм Спас районы администрациясе башлыгы ярдәмендә үткәрелә. Ачылу тантанасында катншучы мөхтәрәм кунаклар:  Тимур Сөләйманов - Татарстан Республикасы ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе, Минәалия Закирова - ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, Фәргать Мөхәммәтов - Спас муниципаль районы җитәкчесе, Зөлфия Сөнгатуллина - "Яңарыш" ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының башкарма директоры, Рамил Мирзаһитов - КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты факультеты деканы.

Ачылу тантанасында татар теле буенча X Халыкара олимпиада кысаларында үткәрелгән «ЮНЕСКО - мирас сагында» татар теле буенча проектлар конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International