Балалар һәм яшүсмерләр «Таланты Умного Города» I Бөтенроссия конкурс-олимпиадасында катнаша ала

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәр укучының талантын ачу өчен конкурс-олимпиаданың мөһимлеген билгеләп үтте. "Конкурс һәр балага һәм яшүсмергә, яшәү урынына, социаль торышка һәм физик мөмкинлекләренә карамастан, үз талантларын күрсәтергә, остаз табарга һәм бергә иң кызыклы һәм амбициоз проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Сергей Кравцов. «Таланты Умного Города» олимпиадасының бурычлары - Россия балаларына үз сәләтләрен профессионалларга күрсәтергә һәм остаз табарга, бизнесның әйдәп баручы вәкилләре белән контракт төзергә һәм үз һөнәри  юлын башларга мөмкинлек бирү. Конкурс программасы ике трекны үз эченә ала: «Фән һәм технологияләр» һәм «Сәнгать һәм иҗат». Гаризалар җыю "Движение Первых" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең һәм "Большая перемена" Россия яшьләр проектының бердәм платформасында уза.

Яшь катнашучыларны мастер-класслар, тренинглар һәм семинарлар көтә.

Конкурс-олимпиада турында тулырак мәгълүмат «Таланты Умного Города» рәсми берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм чараның рәсми сайтында урнаштырылган.

Эшлекле программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International