«Смарт Диалог» идарә практикасы конкурсына гаризалар кабул итү 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк, шул ук чорда материалларны модерацияләү һәм эшләп бетерү үткәреләчәк. Чараны «Стратегик инициативалар агентлыгы» һәм «Диалог Регионы» АНО оештыра.
Конкурста катнашу өчен аның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.
Катнашу өчен төп шарт - конкурсант инде тормышка ашырылган проектның нәтиҗәсен тәкъдим итәргә тиеш.
Конкурс берничә этапта узачак: 19 июньнән 16 июльгә кадәр һәр номинациядә ким дигәндә өч финалист сайлап алыначак, аннары һәр номинациядә берәр җиңүче билгеләнәчәк, 17 июльдән башлап, җиңүчеләр тарафыннан алга таба Россия Федерациясе субъектларында кертүгә тәкъдим ителгән практиканы сайлаячак төбәк халкының иҗтимагый тавыш бирүе узачак.
"Смарт Диалог"ка нәтиҗәләр августта ясалачак, ә проектларны эшләтеп җибәрү 2023 елның ноябренә кадәр булачак.