Бөтендөнья яшьләр фестивале дөньяның барлык континентларыннан 20 мең катнашучыны җыяр дип планлаштырыла. Фестиваль волонтерлары Россиянең 5000 гражданы булачак, шул исәптән 250се Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр.
Бөтендөнья яшьләр фестивале волонтерлары булырга теләүчеләрдән гаризаларны кабул итү 2023 елның 1 декабренә кадәр онлайн-платформада узачак.
Моннан тыш, Россиянең һәр федераль округында әлеге масштаблы чараны уздыруда актив катнашу мөмкинлеге алачак яшьләр фестиваленең 20 үзәген җәлеп итү һәм әзерләү буенча конкурс башланды. Конкурста вузлар, көллиятләр һәм техникумнар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм эшчәнлекләре Россиядә яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән дәүләт учреждениеләре катнаша ала.
Конкурска гаризалар 2023 елның 30 июненә кадәр сайтта кабул ителә. 2023 елның августында конкурста җиңүчеләр белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую планлаштырыла һәм сертификат тапшырачак