29 майда бирелгән рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды һәм басылып чыкты. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә һәм Рособрнадзорның рәсми сайтында "ГИА" бүлегендә https://checkege.rustest.ru/.
Рус теленнән БДИны 14790 укучы тапшырды (2022г белән чагыштырганда 900 кешегә кимрәк). 8 укучы җитди сәбәп белән имтиханны башка көнне тапшыра (22 июньдә резерв көнне рус теленнән БДИга кертелгән). 1 укучы имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан чыгарылды.
Рус теле буенча БДИның уртача баллы 72,01 (2022елда - 72,8) тәшкил итте. Йөз баллчылар саны - 54 (2022елда - 88). Минималь бусаганы ( 24 балл) 12 (0,08%) катнашучы узмады.
Рус теленнән дәүләт имтиханнарын 166 чыгарылыш сыйныф укучысы уңышлы тапшырган. Уртача билге - 4,37.
Мәҗбүри предмет буенча минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары 22 июньдә рус теле буенча БДИ тапшырырга мәктәп директорына шәхси гариза яза алалар.
Рус теле буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляциягә гаризаларны кабул итү 2023 елның 16, 19 июнендә укыту урыны буенча мәктәптә узачак.