Фальков Россиядә магистратураны үзгәртү кирәклеге турында белдерде

2023 елның 16 июне, җомга

Россия югары белем бирү системасы, аерым алганда, магистратурага җитди үзгәрешләр кирәк, дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков. Аның сүзләренә караганда, хәзер бу укыту формасы үзенең билгеләнгән максатын  үтәми.  

"Гомумән, кызганычка каршы, магистратураны күп җирдә ачтылар, ул тиешле рәвештә үтәми, һәм җитди үзгәрешләр үткәрергә кирәк. Шул исәптән, магистратураның сыйфатын арттырырга кирәк", - диде министр Петербург халыкара икътисадый форумында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International