5-9 сыйныф укучылары өчен яңа тарих дәреслеген 2024 елда чыгару планлаштырыла. Анда зур бүлек Украинадагы махсус хәрби операциягә багышланачак.
"Бу җитди материал, анда махсус хәрби операция уздыру сәбәпләрен күрсәткән фактлар китерелгән. Әлеге хезмәт укучыларга әлеге тема белән аңлы рәвештә танышырга ярдәм итәчәк», - диде министр. Ул билгеләп үткәнчә, СВО турындагы бүлек белән 10-11 сыйныфлар өчен дәреслек инде эшләнгән һәм укучылар аның буенча яңа уку елыннан шөгыльләнә башлаячак.