2023 ел ахырына кадәр Казанда тагын дүрт балалар бакчасы ремонтланачак. Биналарны яңартуга, җиһазлар сатып алуга 352,5 млн сум сарыф ителәчәк. Шулай итеп, 308 нче һәм 163 нче катнаш балалар бакчаларын ремонтлауга 107,9 һәм 87 млн сум, 231 нче катнаш һәм 155 нче билингваль балалар бакчаларын ремонтлауга - 92 һәм 65,5 млн сум тотылачак. Бүлеп бирелгән акчаларга подрядчы биналарны тышкы һәм эчке ремонтлауны башкарырга, шулай ук җиһазлар сатып алырга һәм территорияне төзекләндерергә тиеш. Эшләр агымдагы елның декабрендә төгәлләнергә тиеш.