Мамадыш районында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2023 елның 16 июне, җомга

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип. “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе кысаларында финалда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүче 25 балалар бакчасы катнашты. Эксперт комиссиясе конкурста катнашкан балалар бакчалары коллективларының эшенә югары бәя бирде. Татарстан җитәкчелеге конкурсның икенче этабында катнашучы барлык финалистларны бүләкләү турында карар кабул итте. 25 балалар бакчасы 500 мең сум грант алачак.

Катнашучыларны Мамадыш районында бүләкләделәр, анда  Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International