Яр Чаллы педуниверситеты студенты Россия яшьләре грантын отты

2023 елның 17 июне, шимбә

Кичә Россия  яшьләренең яшьләр эшләре буенча федераль агентлык грантлары     конкурсының беренче сезонына нәтиҗә ясадылар.  Конкурсның беренче сезонында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 20 238 кеше катнашты, Россиянең барлык 89 субъектыннан да барлыгы 10 737 гариза кергән. 1 456 социаль әһәмиятле проект җиңү яулады һәм 800 миллион сумлык грант бүленде.

Тарих-география факультеты студенты Рәхим Хисмәтовның     «Җиңү коралы»   проекты «Помни» номинациясендә җиңүчеләр исәбендә. Грант 800 мең сум тәшкил итә.

Әйтергә кирәк, бу Рәхим Хисмәтовның беренче генә гранты түгел. Ике ел элек "Җиңү юлында" проектында  җиңүче булып, 500 мең сум грант откан иде.  Узган елда тарих-география факультет студенты Эмиль Кирамов та "Хәрби форма тарихы" проекты өчен грант иясе булды.

Студентларның  инициативалары  Яр Чаллы педуниверситеты базасында гамәлгә ашырыла. "Җиңү коралы" хәрби-тарихи күргәзмә проекты шулай ук альма-матер стеналарында үз башлангычын алачак. Күргәзмә кызыл армиянең кораллану тарихына багышланачак. Ул мобиль булачак. Проектта катнашучылар  күчмә күргәзмә белән  шәһәрнең мәгариф оешмаларына барырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International