«Партия десанты» проекты кысаларында шәһәр Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары 52, 43 һәм 49 нчы мәктәпләрдә ремонт эшләре барышын карады. Аларга депутатлар Виктор Поляков һәм Эдуард Панфилов кушылды.
Мәктәп директорлары билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт үткәрү укыту-тәрбия процессына йогынты ясамаган. Подрядчылар өчен бу беренче объектлар түгел, алар укулар барган вакытта педагогларга һәм укучыларга комачауламыйча эшли беләләр. Төп һәм иң ттавышлы эшләр хәзер, каникул вакытында башкарыла.