19 һәм 20 июньдә информатика һәм ИКТ буенча компьютер формасында бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Анда 3281 укучы катнашырга планлаштыра. Имтихан компьютерда үткәрелә.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана һәм 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтихан вакыты 1,5 сәгатькә арта. Информатика һәм ИКТ буенча БДИның минималь бусагасы 40 балл тәшкил итә. Шул ук вакытта вузга керү өчен чыгарылыш сыйныф укучылары 44 балл җыярга тиеш. Узган уку елында БДИның уртача баллы 67,91 булды.
19 июньдә КБДИда 2153 укучы катнаша. 62 имтихан үткәрү пункты оештырылды. ППЭ эшендә 2235 педагогик хезмәткәр катнашуы планлаштырыла. 253 аудиториядә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.
20 июньдә КБДИда 1128 укучы катнаша. Имтиханнар үткәрүнең 28 пункты оештырылды. ППЭ эшендә 1257 педагогик хезмәткәр катнашачак. ППЭ ның 137 аудиториясендә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.
КБДИда катнашучыларга компьютерда эшләү кагыйдәләре, шул исәптән, вакыт-вакыт, турыдан-туры монитор белән эшләүдә тәнәфесләр ясарга кирәклеге җентекләп аңлатыла. Мондый тәнәфесләр вакытында БДИ катнашучылар КЕГЭ карамалары кулланып, имтихан биремнәре өстендә эшләүне дәвам итәргә мөмкин. Шулай ук БДИда катнашучылар күзләр өчен билгеле күнегүләрне дә башкара ала.
Беренче мондый тәнәфесне компьютерда эшли башлаганнан соң ярты сәгатьтән дә соңга калмыйча, алга таба 20 минут саен ясарга тәкъдим ителә. Тәнәфеснең башлану һәм тәмамлану вакыты турындагы карарны КБДИ катнашучысы мөстәкыйль кабул итә.