Быел бюджет урыннарына медицина профильле вузларга 28 мең студент, шул исәптән яңа регионнардан 1153 студент кабул итү планлаштырыла. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ведомствода искәрткәнчә, бүгеннән медицина һәм фармацевтика университетларында кабул итү кампаниясе старт алды.
20 июньнән бөтен ил буйлап 48 медицина һәм фармацевтика югары уку йорты, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча документлар кабул итә башлады, шул исәптән кабул итү кампаниясе Донецк һәм Луганск медицина университетында старт алды, диелә хәбәрдә.
Медицина һәм фармацевтика белеме булган чыгарылыш укучылары 2024 елга елына 50,5 мең кешегә җитәчәк дип көтелә.
Шул ук вакытта, гыйнвардан алып майга кадәр Россиядә табиблар өчен вакансияләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка арткан. Ел башыннан "Медицина, фармацевтика" өлкәсендә 305 мең вакансия ачылды, бүген эш бирүчеләргә 80 меңнән артык медицина хезмәткәре кирәк.