Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы 2 предмет буенча БДИда 200 балл җыйды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы 200әр балл җыйды. Мондый нәтиҗәләргә мәктәп укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан имтиханнарда ирешә алган. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 139 нчы мәктәбендә әйтте. "Бездә ике чыгарылыш сыйныф укучысы 200 балл алды. Бу Түбән Каманың 10 нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайның 1 нче лицееннан Александра Гришанова", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26 майда башланды һәм 1 июльдә тәмамланачак. Рус телен тапшыручылар һәм база математикасы өчен өстәмә срок 6-19 сентябрьдә үткәреләчәк.

Быел Татарстанда имтихан үткәрү өчен 124 пункт оештырылган, шул исәптән, онлайн-видеокүзәтү белән 1,5 мең аудиторияле 85 пункт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International