Татарстанда 19 һәм 20 июньдә информатика һәм ИКТ буенча компьютер формасында БДИ үткәрелде. Аңа 3 281 укучы килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 700 кешегә күбрәк. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 139 нчы мәктәбендә әйтте. Имтихан үткәрү пунктларында интернет буенча имтихан материалларын алу технологиясе кулланыла. Контроль-үлчәү материаллары бастыру һәм бланкларны сканировкалау аудиторияләрдә бара, диде Һадиуллин.
Татарстанда имтихан уздыру пунктларында 19 июньгә 2,9 мең компьютер әзерләнгән, 20 июньгә - 1,5 мең тирәсе. Кичә информатика буенча БДИда 2 153 укучы катнашты, 62 имтихан үткәрү пункты ачылды. 253 аудиториядә онлайн-видеокүзәтү оештырылган иде. Бүген БДИны 28 пунктта 1 128 унберенче сыйныф укучысы тапшыра. 137 аудиториядә онлайн-видеокүзәтү тоташтырылган.