«Җәй - ул кечкенә дәрес»: илебезнең балалар җәйге лагерьлары «Саннар көне» проектының яңа сезонын каршы ала

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

«Саннар икътисады» АНО Россия Мәгариф министрлыгы, Россиянең цифрлы элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр үсеше министрлыгы, шулай ук Россиянең әйдәп баручы ИТ һәм технологик компанияләре белән берлектә «Саннар көне» балалар лагерьлары өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белем бирү проектының яңа сезонын башлап җибәрә. Проект «Россия Федерациясенең саннар икътисады» илкүләм  программасына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла.

Проект балаларның иртә профориентациясенә юнәлтелгән һәм популяр ИТ-һөнәрләр һәм балалар яки мәктәп яны лагеренда ял иткәндә уен формасында актуаль мәгълүмати технологияләр белән танышырга мөмкинлек бирә. 2022 елда проектта 6 меңнән артык балалар лагере катнашты. "Саннар  көне" Россиянең барлык 89 төбәгендә дә киң яңгыраш алды. Иң күп саннар көнен уздырган төбәкләр Мәскәү өлкәсе, Мордовия Республикасы, Ростов, Липецк, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае булды. Проектка кушылырга һәм балалар лагерьлары өчен «Саннар  көне» дигән бушлай методик программа алырга, анда барлык этапларның уен механикларын тасвирлау һәм сценарийлар, педагоглар өчен күрсәтмәләр, тәрбиячеләр өчен видео-инструкцияләр, шулай ук балалар өчен медиа-контент, барысы да  проект сайтында: https://дәрес.рф/camp.

«Җәй - файдалы ял итү һәм куркынычсыз  диджитал-мохитендә белем алу өчен менә дигән вакыт. Җәйге "саннар көне" балаларга ИТ-һөнәрләр дөньясын ачсын, цифрлы грамоталылык нигезләре, компьютер технологияләре һәм ясалма интеллект технологияләре белән таныштырсын, креатив, актив, кыю булырга һәм яшьтәшләр арасында вакытны бик яхшы үткәрергә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклый «Вклад в будущее» хәйрия фондының башкарма директоры Петр Положевец.

 «ЦифроКвиз» уенының йомгаклау этабы укучыларга алган белемнәрен үзләштерергә, көнгә  нәтиҗә ясарга һәм  тәэсирләр белән уртаклашырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International