«Дәүләт хезмәтләре»ндә югары уку йортларына документлар кабул итү ачылды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

“Дәүләт хезмәтләре” порталында Россия югары уку йортларына документлар кабул итү ачылды. Биш югары уку йортын һәм аларның һәркайсында биш белгечлек, шул исәптән түләүле укытуны сайларга мөмкин. Гариза бирү өчен расланган хисап язмасы гына кирәк булачак.

"Быел сервиска 1022 югары уку йорты тоташтырылган инде. Бушлай укытуга керүчеләргә 25 июльгә кадәр гариза бирергә кирәк, түләүлегә  20 августтан да соңга калмыйча", - диелә Россия саннары министрлыгы хәбәрендә.

Абитуриентларга шәхси кабинетта белеме, шәхси казанышлары турындагы документлар, инвалидлык турындагы белешмәләр соратырга кирәк, ул вакытта аларны кулдан кертергә һәм вузга гариза биргәндә оригиналлар белән расларга туры килмәячәк.

Аннары, белем, ташламалар һәм махсус хокуклар, теләгән белгечлекләр һәм укытуның формасы турындагы мәгълүматларны күрсәтеп, гариза тутырырга кирәк. Конкурс исемлекләрендә абитуриентлар үз урыннарын реаль вакытта күзәтә алачак. Моннан тыш, югары уку йортлары күчерелү турында боерык чыккач, шәхси кабинетка хәбәр киләчәк. Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньнән старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International