1 ноябрьгә кадәр Казанда шәһәр элмә такталарында, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә язылган табличкаларда хаталарны ачыклау буенча бәйгегә гаризалар кабул ителә. Биш номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Конкурста теләүчеләр «Халык контроле» мобиль кушымтасында яисә «Дәүләт хезмәте» порталында «Халык контроле» бүлегендә катнаша ала. Моның өчен "Исемнәрдә һәм язмаларда хаталар" категориясен сайларга, раслаучы фото яки видеоны беркетергә һәм үз контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.
Конкурста катнашуга шулай ук топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның язуларында, шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналарының фасадын бизәгәндә җибәрелгән хаталар кабул ителә.
Узган ел «Халык контроле» системасы аша конкурска 6 мең 663 гариза кабул ителгән.