Лисичански өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары чыгарылыш кичәсенә килү өчен Татарстанга килергә чыктылар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Лисичанскидан унберенче сыйныф укучыларының ата-аналары чыгарылыш көнен билгеләп үтү өчен Татарстанга килергә чыктылар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, гыйнварда Лисичанскидан иллеләп өлкән сыйныф укучысы Татарстанга мәктәпне тәмамларга һәм вузларга укырга керерегә килгән.

Укучыларга белем алырга  КФУның  Алабуга университеты мәктәбе җитәкчелеге ярдәм итте. Биредә балаларга тулай торакта бөтен уңайлыклары белән бүлмәләр бирелде. Бүген унберенче сыйныф укучыларының ата-аналары Лисичанскидан балалары янына  Алабугага килергә юлга чыктылар. Өлкән сыйныф укучыларын Татарстан , мәгариф бүлеге вәкилләре  озатып йөрде , ә  Лисичанск хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Скорый  аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International