Суворовчыларны юбилейлары- 75 нче чыгарылышка багышланган тантананы училище җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Александр Сухих ачты.
“21 июньдә сезнең өчен училищены тәмамлау һәм аттестатлар тапшыру көне генә түгел, сезнең биографиягездә онытылмаслык истәлекле көн дә булачак. Сезнең өчен училищеда уку еллары ихтыяр көче һәм характеры чыныккан чын мәктәп булды. Сез киләчәк тормыш өчен ныклы белем һәм кирәкле күнекмәләр алдыгыз”, - диде ул.
Укучыларны котларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров килде.
Бүген суворовчыларга шулай ук аттестатлар, күкрәк билгеләре һәм медальләр тапшырачаклар. Ә концертта Татарстанның халык артистлары чыгыш ясаячак.