Спиртлы эчемлекләр бәйрәмне бозарга мөмкин, - бу хакта мәктәп баллары алдыннан медицина фәннәре докторы, наркология илкүләм фәнни үзәге директоры , В.П. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология фәнни үзәге филиалы директоры Татьяна Клименко сөйләде.
Профессор яшьләр кичәсенең ни өчен алкогольсез булырга тиешлеген аңлатты. "16-18 яшьтә организм һаман үсә , эчке органнар формалаша, психиканың үсүе дәвам итә, тышкы тәэсирләргә югары реактивлык саклана. Шуңа күрә алкоголь хәтта зур булмаган дозада да авыр соматик, интеллектуаль һәм психик тайпылышларга китерергә мөмкин", - диде профессор .
Исергәндә узган үпкәләр җиңел генә калкып чыга, тиз кызып кителә, башкалар фикеренә түземсезлек арта, мондый сыйфатлар бигрәк тә үсмерләргә хас , ә алкоголь аларны катлауландырырга сәләтле, - дип кисәтә доктор.