«Машук» Бөтенроссия яшьләр форумы педагог һәм остаз елына багышланачак

2023 елның 23 июне, җомга

"Машук" Бөтенроссия яшьләр форумы 12-26 августта Пятигорскта узачак һәм РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланачак. Анда 2 меңнән артык яшь белгеч катнашачак.

 Форум 14 нче тапкыр узачак һәм Пятигорскийның  Комсомольск аланында оештырылачак. Чара 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь профессионалларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә, шул исәптән педагогика һәм тәрбия белән шөгыльләнүче белгечләргә, шулай ук экскурсоводларга, китапханәчеләргә, блогерларга, медиа шәхесләренә, вожатыйларга һәм башкаларга исәпләнгән.

14 яшьтән 17 яшькә кадәрге «Движение первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнашу да  каралган. Алар өчен «Машук» Белем үзәге базасында аерым программа әзерләнгән.

Төп программа танылган кешеләр белән уннарча очрашуларны, экспертлар блокларын, төркем эшләрен һәм ачык дискуссияләрне үз эченә ала.

Форум ике этапта узачак. Беренче смена - "Детство", икенче смена - "Юность"

Флорумны оештыручылар  Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, "Знание" Россия җәмгыяте һәм Ставрополь крае Хөкүмәте .

 

Форум турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International